



21 апрельдән 12 июньгә кадәр һәркемнең яраткан шәһәре өчен тавыш бирү мөмкинлеге бар. «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы буенча төзекләндерү объектлары өчен гомумшәһәр тавыш бирүенең иң кызган чагы. Сез үз тавышыгызны иҗтимагый киңлекләр, парклар, скверлар, яр буйлары өчен бирә аласыз. Быел нинди объектлар тавыш бирүдә катнаша?
- «Александр бакчасы» паркы;
- Ипподром территориясе янындагы сквер;
- Арысланнар скверы.
Ничек тавыш бирергә?
1. Волонтерлар аша. Аларны «Мәрхәмәтле Татарстан» дип язылган киемнәреннән танып була. Иреклеләр сәүдә үзәкләрендә, паркларда, скверларда, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә эшлиләр, шулай ук хезмәт коллективларына йөриләр.
2. Сайтта zagorodsreda.gosuslugi.ru (Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация таләп ителәчәк).
3. «Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез» мобиль кушымтасында.
Алабуга урамнарында, җәмәгать урыннарында битараф булмаган волонтерларыбыз эшли. Алар һәркемгә ярдәм итәргә, сорауларга җавап бирергә һәм тавыш бирергә булышырга әзер. Моннан тыш, волонтерлар тавыш бирүне оешмаларда да уздыра. Әгәр сез предприятие, учреждение яки уку йорты хезмәткәре икән, тиздән сезнең дә эш урыныннан китмичә тавыш бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу бик яхшы инициатива, ул мөмкин кадәр күбрәк шәһәр халкын колачларга булыша.
«Уңайлы шәһәр мохите булдыру» программасы – шәһәрләрдә тормыш сыйфатын күтәрүнең төп коралларының берсе.