АЛАБУГАДА «ҖИҢҮГӘ ТАБА» ҺӘМ «ФРОНТКА ТЫЛ» КОНКУРСЛАРЫНДА ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР

2026 елның 29 мае, җомга

Җитәкчеләрнең шәһәр планеркасы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Җиңүгә таба» муниципаль конкурсы призерларын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды.

Алабуга социаль хезмәт күрсәтү йорты 3 урын өчен диплом һәм 25 000 сумлык бүләк сертификаты алды.

2 урын өчен диплом һәм 35 000 сумлык бүләк сертификаты белән «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең «Прикамнефть» идарәсе бүләкләнде.

1 урын өчен диплом һәм 50 000 сумлык бүләк сертификатыны Алабуга үзәк район хастаханәсенә тапшырдылар.

Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Тыл фронтка» муниципаль конкурсы кысаларында хәрби тематикага ясалган иң яхшы инсталляция өчен бүләкләр бирделәр.

25 000 сумлык сертификатларны Мәгариф идарәсе, Алабуга политехника көллияте һәм  «Алабуга» МИЗ коллективлары алды.

Лаеклы бүләкләрегез белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International