![]() |
Нуриев Рөстәм Мидхәт улы
Туган көне 1969 елның 28 июне |
ТАССРның Әлмәт районы Түбән Мактама эшчеләр бистәсендә туган. И.Н. Ульянов исемендәге Чабаксар дәүләт университетын (юриспруденция, юрист, 2002 ел), Казан дәүләт технология университетын (оешма менеджменты, менеджер, 2008 ел) тәмамлаган.
1987 елдан 1989 елга кадәр - Совет Армиясе сафларында хезмәт итү.
1989 елдан 2001 елга кадәр – Төмән өлкәсенең Лангепас шәһәрендә «Урьевнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 3нче санлы нефть һәм газ чыгару буенча цехы өченче разрядлы нефть һәм газ чыгару операторы; Әлмәт шәһәренең “Консул” фирмасы маркетинг бүлеге инженеры, юрисконсульты, директоры.
2000 елдан 2006 елга кадәр -ТРның Көньяк- Көнчыгыш сәнәгый палатасы директоры, Әлмәт шәһәре.
2006 елдан 2010 елга кадәр - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары.
2010 елдан 2012 елга кадәр - Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.
2012 елдан 2019 елга кадәр – ТР «Ютазы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.
2019 елның сентябреннән - ТРның Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы.
2019 елның октябреннән – ТР Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе.
ВЛКСМ ҮКның «Хезмәттә аерылып торуы өчен» билгесе (1988 ел), РФ ҮСКның Рәхмәт хаты (2003 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2005 ел), ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты (2011 ел), «2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы хезмәтләре өчен» медале (2012 ел), «Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлек медале (2015 ел), «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» медале (2017 ел), «Данлы хезмәте өчен» медале (2019 ел), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты (2019 ел) белән бүләкләнә.
Элемтә өчен мәгълүмат:423600, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр пр., 30
телефон: 8 (85557) 3-11-76
факс: 8(85557) 3-82-52
e-mail: alabuga@tatar.ru
Соңгы яңарту: 2025 елның 16 октябре, 13:37