ТАТАРСТАНДА ӨЛКӘН БУЫН ӨЧЕН АРАЛАШУ ҮЗӘКЛӘРЕНДӘ 8000НӘН АРТЫК КЕШЕ ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР ТАПТЫ

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көненә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге өлкән буын өчен аралашу үзәкләренең эшенә йомгак ясый. «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында булдырылган әлеге мәйданчыклар актив һәм бай тормышның чын учагына әверелде.

Соңгы чорда бөтен Татарстан буенча 18 аралашу үзәгендә 430 мастер-класс, экскурсия һәм лекция узды, аларда 8 134 кеше булды. Бу статистика проектның кирәклеген һәм уңышын исбатлый. Аралашу үзәкләре – үз-үзеңне тормышка ашыру, иҗат итү, сәламәтлекне ныгыту һәм тере аралашу өчен киңлек ул. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала: спорт ярышларыннан һәм финанс грамоталылыгы дәресләреннән алып иҗади түгәрәкләргә һәм музейларга экскурсияләргә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International