АЛАБУГА ҮЗӘК РАЙОН ХАСТАХАНӘСЕ КОМАНДАСЫ АК ХАЛАТЛАРДА СӘХНӘНЕ ЯУЛЫЙ

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Бүген «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә «Алабуга-АРТ» III муниципаль конкурсының сайлап алу туры узды. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары арасында безнең медиклар сәләтле кешенең һәрнәрсәдә сәләтле булуын кабат исбатладылар. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Алабуга үзәк район хастаханәсе иҗат җыелма командасы төрле жанрларда берьюлы 7 кызыклы номер әзерләгән. Артистларга ярдәм итәргә һөнәри берләшмә комитеты рәисе Румия Резвякова килде. "Безнең медицина хезмәткәрләре иҗади яктан да үсәргә өлгерә. Узган ел безнең коллектив икенче урынны алды, бу юлы да без конкурста катнашуга җитди карыйбыз!"- дип билгеләп үтте һөнәри берләшмә комитеты рәисе. Ахырда Алабуга район хастаханәсе баш табибы Александр Поповның видео сәламләве һәм медицина хезмәткәрләренең көндәлек батырлыгы турында җыр яңгырады.

Исегезгә төшерәбез, коллективлар, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр арасында «Алабуга-Арт» муниципаль үзешчән сәнгать конкурсы 2023 елда – Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында игълан ителгән иде.

Әлеге конкурс идеясе авторы Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International