


Морт мәктәбендә Морт участок хастаханәсе шәфкать туташы Фазлыәхмәтова Гөлчәчәк Равил кызы "Грипп һәм аны профилактикалау" темасына лекция үткәрде. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында милли профилактик прививкалар календаренә кертелгән гриппка каршы вакцинациянең мөһимлегенә һәм кирәклегенә аерым игътибар бирелде. Теләсә кайсы коллективта 70-80% ка вакцинацияләү грипп белән авыру очракларын берничә такрыга киметә. Шулай ук профилактика өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, биналарда җилләтү һәм дымлы җыештыру режимын сакларга кирәк. Иске Юраш урта мәктәбендә ата-аналар җыелышында Иске Юраш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Фәхретдинова Венера Зиннур кызы "Грипп һәм вакцина профилактикасы" темасына шундый ук әңгәмә үткәрде.
Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!