АЛАБУГАДА РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ СУБЪЕКТЛАРЫ БАШЛЫКЛАРЫ КИҢӘШМӘСЕ УЗДЫ

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Алабугада Россия Федерациясе субъектлары башлыклары- Россия Инновацияле регионнар ассоциациясе әгъзалары киңәшмәсе узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов рәислегендә, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, үсеш институтлары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре, кече технологик компанияләр вәкилләре катнашында узды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Россия Инновацияле регионнар ассоциациясе директоры Александр Смекалкин катнашты.

Очрашуның төп мәсьәләсе – кече технологик компанияләрне үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International