КФУның Алабуга институты студентлары самбо буенча Бөтенроссия ярышларында җиңү яуладылар

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Югары уку йортында тәрбияләнүчеләр Казанда күренекле нәтиҗәләр күрсәттеләр, ә икесе Россиянең спорт мастеры нормативын үтәделәр. Бу хакта КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар истәлегенә багышланган самбо буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. КФУның Алабуга институты җыелма командасы аларда уңышлы чыгыш ясап, студентларның югары әзерлек дәрәҗәсен раслады.

Булат Габделхаков үз авырлыгында берсүзсез җиңү яулап кына калмады, «Россиянең спорт мастеры» исемен алу хокукын бирә торган нормативны да үтәде. Аңа лаеклы көндәшлекне Иван Рыбаков күрсәтте (ул, каты көрәштә пьедесталның икенче баскычына күтәрелеп, ярышларда көмеш медаль яулады).

Институтның тагын ике студенты бронза медальләрен алды. Анатолий Кожевников һәм Илья Алексеев турнирның бронза призерлары булдылар. Анатолий Кожевников өчен бу ярышлар икеләтә истәлекле иде: ул, Булат Габделхаков кебек үк, Россиянең спорт мастеры нормативын үтәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International