
Продукт Россия Ислам институты һәм ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды белән берлектә ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә эшләнгән. Ташламалы продукт ТР Мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан хупланган һәм шәригать таләпләренә туры килә. Продукт Татарстанның кече һәм урта кәсәбәчеләренә сәнәгать паркы территориясендә җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен җиһазлар сатып алу өчен каралган.
- Ярдәм суммасы (җиһазларның тулы бәясе): 1 000 000 сумнан 15 000 000 сумга кадәр
- Түләүләр вакыты: 60 айга кадәр
Продуктка гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.
Консультацияне «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында үз эшчәнлеген телефон аша гамәлгә ашыручы «Минем бизнес» үзәгенә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин : (843)524-90-90 (244, 249, 236).