
ТР Экология министрлыгы “Экологик иминлек” милли проекты кысаларында үткәрелә торган “ЭКОлидер-2025” конкурсына старт бирде. Монда барлык масса күләм мәгълүмат чаралары экологик культураны үстерүгә керткән үз өлешләрен күрсәтә ала. Конкурс биш төп номинациядә уздырыла:
Ничек катнашучы булырга?
Гариза тутырырга
Үзеңнең иң яхшы экологик материалларыңны Eco.pros@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрергә яки шәхсән ТР Экология министрлыгына алып килергә (Казан, Павлюхин ур., 75, каб. 108)
Эксперт жюрисы тәкъдим ителгән эшләрнең санын гына түгел, сыйфатын да, аларның мәгълүмати кыйммәтен һәм җәмәгать резонансын да бәяләячәк.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2025 елның декабренә планлаштырылган.
Конкурсны уздыру шартлары белән тулырак түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://eco.tatarstan.ru/2025-8618269.htm.