



Алабуга «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасы кысаларында уздырыла торган «Игелекле эшләр эзләре буенча» экология чарасының республика экология марафонына кушылды. Экомарафон – ярдәм итергә әзер кешеләрне берләштерә торган экологик чаралар комплексы!
Балалар экология-биология үзәге шәһәрнең мәгариф учреждениеләре белән берлектә «Тугрылык» игелек йортында яшәүче хайваннарга ярдәм итү өчен азык, медикаментлар җыюны һәм тапшыруны оештырды.
Бүгенге марафонның мәртәбәле кунаклары шәһәребез һәм Әлмәт шәһәренең Татнефть вәкилләре булды, алар балалар өчен бүләкләр әзерләделәр.
Без үткәргән «Хайваннарга бергә ярдәм итик» хәйрия акциясе экомарафонның игелекле эшләренең дәвамы һәм киләчәк буыннар өчен экологик җаваплылык үрнәге булсын.