ТАТАРСТАНДА 2025 ЕЛДА ГЕОДЕЗИЯ ПУНКТЛАРЫН ТИКШЕРҮ ТӘМАМЛАНДЫ

2025 елның 10 октябре, җомга

Быел Росреестрның ТР буенча Идарәсенең җирләрдән файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторлары дәүләт геодезия челтәрләренең 760 пунктын тикшерделәр. Пунктларны саклау республика территориясендә геодезия һәм картография эшләре вакытында үлчәүләрнең бердәмлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Шәһәр төзелеше, навигация һәм кадастр эшчәнлегенең, җир төзелешенең, җир асты байлыкларыннан файдалану, илнең инфраструктурасын үстерү, дәүләт оборонасын һәм иминлеген тәэмин итүнең нәтиҗәлелеге геодезия нигезенең тулылыгына һәм сыйфатына бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International