
Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге агымдагы елда әлеге максатчан түләүләрне финанслау өчен 544 миллион сумнан артык акча бүлеп бирде.
Ел башыннан Татарстаннан бала тапканда бер тапкыр бирелә торган пособиене 20 298 гаилә алды. "Пособие билгеләнгән күләмдә бирелә, ул ел саен 1 февральдән индексацияләнә. 2025 елда—26 941,71 сум. Әгәр ата-ана район коэффициентлары кулланыла торган территориядә эшләсә, пособие аларны исәпкә алып түләнәчәк", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Эшләүче ата-аналарга пособие гаризасыз рәвештә Россиянең социаль фонды тарафыннан ЗАГС, шулай ук эш бирүчедән алынган мәгълүматлар нигезендә билгеләнә. Пособие бала тууны дәүләт теркәвенә алу турында белешмәләр алган көннән алып 10 эш көне эчендә түләнә. Акчалар банк яки почта аша күчерелә.