
Татарстан Республикасы спорт министрлыгында БДБ илләренең III уеннарында республика исеменнән чыгыш ясаган спортчыларны хөрмәтләү тантанасы булды. Ярышлар 28 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр Азербайдҗанда узды.
Исегезгә төшерәбез, тхэквондо буенча БДБ уеннарында Россиянең беренче алтынын алабугалы Глеб Махеев яулады. 87 кг га кадәр авырлык категориясендә ул җиңүчеләрнең иң югары баскычына күтәрелде. Бу уңыш –спортчының гына түгел, остазы Ринат Сәлимуллинның да эш нәтиҗәсе.
Спортчыларны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Александрович Леонов котлады. Ул аларга яңа җиңүләр теләде.