АЛАБУГА АШЫГЫЧ ЯРДӘМ: КИЕРЕНКЕ ЭШ АТНАСЫ

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Алабуга ашыгыч ярдәм медиклары тәүлек буе эшлиләр, кеше гомерләрен саклап калалар һәм ярдәм күрсәтәләр. Узган атнада алар 473 чакыру кабул иткәннәр. Кызганычка каршы, җитди очраклар да булды: 7 инфаркт, 6 инсульт һәм 49 тән җәрәхәте теркәлде. Бу вакыт эчендә 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше зыян күргән. Юлларда бик игътибарлы булыгыз. Шулай ук кискен респиратор вирус инфекциясе  белән бәйле 56 чакыру теркәлгән, шуларның 39ы – балаларга. Профилактика турында онытмагыз һәм үзегезне саклагыз.

Кызганычка каршы, бер атна эчендә 34 ялган чакыру теркәлгән. Сездән игътибарлырак булуыгызны һәм ашыгыч ярдәмне чыннан да кискен хәлләрдә генә чакыруыгызны сорыйбыз! Онытмагыз, кемнеңдер тормышы моңа бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International