


9 октябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында " V Алабуга уникаль рәсем биенналесы" Бөтенроссия конкурсында катнашучыларның эшләренең йомгаклау күргәзмәсе ачылды. Аның максаты - традицион классик рәсемне популярлаштыру һәм алга таба үстерү, Россиядә заманча рәсем дәрәҗәсен күтәрү. "V Алабуга уникаль рәсем биенналесы" Бөтенроссия конкурсының икенче этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең 18 субъектының 30 шәһәреннән 45 авторның 48 эше сайлап алынды. Әлеге күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр Россия Федерациясе музей фондына кертеләчәк.