Вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие рәсми рәвештә эшкә урнашкан гражданнарга эшкә сәләтсезлек электрон кәгазе нигезендә билгеләнә. Хезмәткәрнең үз авыруының беренче өч көнен эш бирүче, аннан соңгы өч көнен Социаль фондның ТР буенча бүлеге түли. 2025 елның гыйнварыннан түләнгән пособиеләрнең гомуми суммасы 12 миллиард сумнан артык тәшкил итте.
Вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие хезмәткәрнең алдагы ике елга исәпләнгән уртача хезмәт хакыннан исәпләнә.