
2025 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасының тагын 15 авыл җирлегендә почта бүлекчәләре яңартылачак. Алар Актаныш, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лаеш, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чирмешән районнарында урнашкан. Россия почтасы Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән 2022 елда авыл бүлекчәләрен модернизацияли башлады.
Почта бүлекчәләрендә эчке бүлмәләр һәм фасадлар, җылыту системалары яңартылачак, янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системалары урнаштырылачак. Барлык яңартылган бүлекләрдә яңа җиһазлар һәм заманча техника булачак.