
Бүген Алабуга-Гари-Абалач автомобиль юлының 6 чакрымында машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик рейд чарасы - юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Тоннель» операциясе узачак. Бу хакта Алабуга районы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Дәүләт автоинспекциясе юлларда куркынычсызлык – гомуми җаваплылык булуын искә төшерә. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә.