Ел башыннан 19 167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшыртты. 15 507 гаилә капиталны торак кредитларын (заемнарын) түләүгә, ә 3660 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларын кулланмыйча) юнәлдергән.
Торак сатып алу – Татарстанда ана капиталын куллану өчен иң популяр юнәлешләрнең берсе. Гаиләләр кооперативка керергә яки кредит алырга мөмкин. Шулай ук ана капиталына йортны кредит акчаларыннан башка төзү мөмкинлеге дә каралган. Акчаны торак шартларын яхшыртуга балага өч яшь тулгач тотарга мөмкин. Кредит буенча төп бурычны яисә беренче кертемне түләү искәрмә булып тора. Бу очракта ана капиталы акчаларын бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң ук салырга мөмкин.