АВТОМОБИЛЬЛӘРНЕ ЭВАКУАЦИЯЛӘҮ БУЕНЧА РЕЙД

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Алабуганың Олы Покров урамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кагыйдәләрне бозып юл читендә калдырылган автомобильләрне эвакуацияләү буенча рейд үткәрделәр. «Туктау тыелган» билгеләре астында калдырылган транспорт чаралары махсус тукталышка җибәрелгән.

Машинаны калдыруны тыючы билгеләр Олы Покров урамында якынча бер ай элек куелган булган, әмма кайбер машина йөртүчеләр яңа таләпләрне игътибарсыз калдыралар һәм машиналарын иске гадәт буенча биредә калдыралар. Мондый чикләүләр шулай ук Спасская, Гассар һәм Яр буе урамнарында бар. “Күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, машина йөртүчеләрдән тыю билгеләренә игътибар итүләрен сорыйм, бигрәк тә тарихи кварталда”, — дип язды район башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең телеграм-каналында.

Исегезгә төшерәбез, транспорт чараларын калдыру яки кую кагыйдәләрен бозу штраф салуга китерә, бу машина йөртүче өчен өстәмә чыгымнар һәм сарыф ителгән вакытны дигән сүз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International