18 октябрьдә 8.00 сәгатьтә Татар Дөм-Дөме авылында волейбол буенча турнир уза. Спорт чарасы Әтиләр көненә багышланган.
Россиядә Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. 2025 елда бәйрәм 19 нчы көнгә туры килә. Бу көнне әтиләрне генә түгел, бабайларны, үги әтиләрне, абыйларны һәм аларга үрнәк күрсәтүче барлык ир-атларны да котлыйлар.
Бу бәйрәмне спорт белән каршы алырга чакырабыз!