
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты кунаклар кабул итүне дәвам итә. Өлкәннәргә кунакка концерт программасы белән 2 нче балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары килде.
Залда яшь артистлар һәм педагоглар башкаруында матур көйләр яңгырады. Һәр номер яшәүчеләр тарафыннан җылы кабул ителде. Өлкәннәрнең шат йөзләре, алкышлар һәм изге теләкләре бу очрашуда катнашучылар өчен иң югары бүләк булды.