Авылларны интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү дәвам итә. Ел саен үткәрелә торган бөтенроссия тавыш бирүендә районыбызның торак пунктлары да катнаша. 2025 елның 9 ноябренә кадәр 2026 елда база станцияләрен төзегәндә өстенлек алачак авыл яки сала өчен үз тавышыңны бирергә мөмкин.
Тавыш бирүдә безнең районның түбәндәге пунктлары катнаша:
-Алабуга районы Бехтерево авылы
- Алабуга районы Колосовка авылы
-Алабуга районы Яковлево авылы
-Алабуга районы Олы Качка авылы
-Алабуга районы Морт авылы
-Алабуга районы Яңа Морзиха авылы
-Алабуга районы Илмәт авылы
-Алабуга районы Олы Тарловка авылы
-Алабуга районы Тарловка авылы һәм башкалар. Тулы исемлек белән дәүләт хезмәтләре порталында таныша аласыз.
Авыл яки сала өчен үз тавышыңны Дәүләт хезмәтләрендә www.gosuslugi.ru/inet сылтамасы буенча 9 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин:
Яки почта аша — РФ цифрлар министрлыгына хат җибәреп (123-112, Мәскәү ш., Пресненская яры., д. 10).