
Бу хакта утырышта Иҗтимагый совет әгъзаларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре хәбәр итте.
2026 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең барлык субъектларында, шул исәптән Татарстанда, дәүләт кадастр бәясе кижлек мәгълүматлары милли системасын кулланып үткәреләчәк. Кадастр бәясе күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләү өчен үткәрелә. Аны РФ субъектларында махсус төзелгән дәүләт бюджет учреждениеләре билгели, ә һәр төбәкнең башкарма хакимият органнары раслый.