
Сезгә хәбәр итәбез, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ел саен «ЭКОлидер» республика конкурсы үткәрә. Аның максаты – әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирүче предприятиеләрне, оешмаларны, гражданнарны һәм иҗтимагый берләшмәләрне ачыклау һәм бүләкләү.
Гаризалар 2025 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча кабул ителә: eco.pros@tatar.ru.
Элемтә өчен: Җамалтдинова Алинә Илдар кызы, тел. (843) 267-68-11
Конкурста катнашырга чакырабыз.