
Октябрьдә Алабуга Россия Кубогын, шулай ук тхэквондо буенча Россия команда чемпионатын кабул итә. Ярышларда бөтен илдән өч йөздән артык спортчы катнашачак. Татамига дистәләгән төбәктән сайлап алу ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар чыгачак. Татарстаннан 24 спортчы чыгыш ясый. Чемпионат нәтиҗәләре буенча иң көчлеләр Россия җыелма командасына керәчәк.
Кайчан: Россия Кубогы-21-26 октябрьдә, команда чемпионаты – 26-29 октябрьдә.
Кайда: Ьиңел атлетика манежы мәйданчыгы – Таҗи Гыйззәт ур., 27а.