ӘТИЛӘР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАР АФИШАСЫ

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Әтиләр көне – -гаиләне ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең роленә багышланган дәүләт бәйрәме. Алабугада һәм районда әти шәхесенең гаиләдә мөһимлеген ассызыклаучы чаралар узачак. 

9 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр «Колос» мәдәният йортында - «Әти турында сүз» күргәзмәсе, Тугаров ур., 28А

16 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр 1 нче мәктәптә әтиләрне, героик һөнәрләрне (гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр) чакырып, «Күңел буенча сөйләшү» дискуссия клубы оештырыла.

16 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр – балалар бакчаларында «Әти белән бергә» музыкаль-физкультура күңел ачу чарасы

17 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә «Барс» яшьләр үзәгендә һәм Балалар китапханәсе - филиалында «Әти көне» рәсем күргәзмәсе ачыла

17 октябрь көнне Поспелово мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр белән «Минем эти герой» дигән чара узачак

17 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә 1 нче гимназиядә Әтиләр советы утырышы

17 октябрь 18.00 сәгатьтә 1 нче мәктәптә «Буыннар көче» спорт бәйрәме оештырыла

18 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» спорт комплексында «Күңелле стартлар» уза

18 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә 8 нче мәктәптә  Әтиләр көне уңаеннан волейбол турниры, « Күңелле стартлар» спорт эстафетасы үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International