
Алабуга үзәк район хастаханәсенә быел төрле белгечлекләр буенча берьюлы 14 табиб килде. 2025 елда безнең командага неврологлар, участок терапевтлары, эпидемиологлар, педиатрлар, УЗИ табибы, акушер-гинеколог, участок психиатры һәм эндокринолог кушылды. Аларның һәрберсе- Алабуга һәм район өчен кыйммәтле кадр. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Без сезне шул докторларның берсе белән таныштырырбыз! Екатерина Евгеньевна Казьмирчук- үз эшен бик яратучы акушер-гинеколог.
Аның медицинага юлы Әстерхан дәүләт медицина университетында башлана. 2017 елда ук Екатерина Евгеньевна диплом ала, акушерлык һәм гинекология белгечлеге буенча ординатурага керә. Хатын – кызларга тормышларының иң мөһим чорында-йөклелек һәм бала табу вакытында ярдәм итү аның чын бурычына әверелә. Алты елдан артык Екатерина Евгеньевна, дәвалау факультетының акушерлык һәм гинекология кафедрасында ассистент булып эшләгәндә, студентлар белән белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша. Ә тәҗрибәне ул Пасхалова исемендәге шәһәр клиника хастаханәсендә һәм өлкә перинаталь үзәгендә ала.
Шунысы кызык, һөнәр сайлауга гаилә традициясе дә йогынты ясаган: аның әнисе – РФ Атказанган табибы, балалар неврологы, ә абыйсы – рентгенолог-табиб. Врачлар гаиләсендә медицинага мәхәббәт нәселдән килә!
Екатерина Евгеньевна – бәхетле хатын һәм 4 яшьлек кызының әнисе. Ана булу тәҗрибәсе аның акушерлык белән бәйләнешен ныгыта һәм үз пациентларын яхшырак аңларга ярдәм итә. "Медицина – эштән бигрәк, бу минем тормышым, ә акушерлык – көн саен туган могҗизада катнашу мөмкинлеге", - ди Екатерина Евгеньевна.
Хәзер ул балачак һәм бала табуда ярдәм итү буенча баш табиб урынбасары вазыйфасын башкара, бу аның югары һөнәри дәрәҗәсе һәм Алабуга сәламәтлек саклау үсешенә керткән зур өлеше турында сөйли!
Екатерина Евгеньевнаны котлыйбыз һәм эшендә уңышлар телибез!