"Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин ителгән. Бу, беренче чиратта, авыл кешеләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, моның өчен аларга тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Ул Алабуга районыннан Фәйзелхан Әхмәтҗановның фермер хуҗалыгын аерым билгеләп үтте.
Минзәлә районыннан Дәүләтовка, Тукай районыннан Миңнехановка, Чистай районыннан Петр Чуринга, Ютазы районыннан Әнсәл Вафауллинга, Апас районыннан Инзил Вилдановка, Кукмара районыннан Нурсил Таҗмиевка рәхмәт белдерде.