"ҖИҢЕЛ СТАРТ " - СЕЗНЕҢ БИЗНЕСНЫ БАШЛАП ҖИБӘРҮ ӨЧЕН МИКРОЗАЕМ!

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Үз эшегезне башлыйсызмы? "Җиңел старт" микрофинанс продукты эшмәкәрлек дөньясына тиз һәм ышанычлы керергә ярдәм итәчәк!

Шарт:

➡️Суммасы: 300 000 – 3 000 000 ₽

Вакыты : 3 – 36 ай

Ставка: еллык 8%

Кем ала:

Татарстанда теркәлгән һәм 23 айдан да озак эшләмәгән кече һәм урта бизнес субъектлары

Эшчәнлекнең төп төре: авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, ремонт һәм шәхси хезмәт күрсәтүләр

Акчаларны нәрсәгә юнәлдерергә мөмкин:

Җиһазлар һәм төп чаралар сатып алуга

Товар һәм башка матди кыйммәтләр алуга

Коммерцияле күчемсез милек сатып алуга

Биналарны һәм җиһазларны ремонтлау өчен түләүләр башкаруга

Программа тәэминаты эшләү һәм тестлаштыруга.

Хезмәт Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә "Минем бизнес" үзәге тарафыннан күрсәтелә  һәм "Нәтиҗәле һәм көндәш икътисад" милли проекты буенча гамәлгә ашырыла.

 Татарстан Республикасы ярдәм чаралары турында Бердәм контакт-үзәк номеры буенча белергә була 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International