АЛАБУГАДА "УҢЫШКА ЮЛ" ХАТЫН-КЫЗЛАР КЛУБЫ ОЧРАШУЫ УЗДЫ

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Алабугада "Уңышка юл" хатын-кызлар клубы катнашучылары белән очрашу булды. Клубының төп максаты – һәр хатын-кызның хезмәт дәрәҗәсен күтәрү. Аның әгъзалары бер-берсе белән аралашып кына калмыйлар, кураторлар белән дә хезмәттәшлек итәләр, төрле өлкәләрдә күнекмәләр алалар.

Очрашуның темасы – хезмәт законнары өлкәсендәге үзгәрешләр, эш эзләү һәм эшкә урнашу буенча психолог киңәшләр. Кунак сыйфатында юрист Екатерина Сапсуева чакырылган иде. Катнашучылар хезмәт законнары һәм мәшгульлек турындагы закон өлкәсендә генә түгел, шәхси сорауларына да түләүсез юридик ярдәм алдылар.

Алабуга районы буенча мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Энҗе Зарипова эш эзләү, эш эзләүченең резюмесын төзү, эш бирүче белән "эшлекле сөйләшүләр" алып бару буенча киңәшләре белән уртаклашты, яңадан укулар узу мөмкинлекләре, үз эшеңне ачканда субсидияләр алу турында сөйләде.

Әлеге чарага 26 кеше килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International