

Бүген Алабуганың туристлык инфраструктурасын үстерү өчен мөһим вакыйга булды. Директор Эльмира Туканова йөзендә «Сәүдәгәрләр бистәсе» муниципаль учреждениесе һәм директор Тимур Габбасов йөзендә «Аттракцион‑СЕРВИС» ҖЧҖ вәкилләре масштаблы инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешүгә кул куйдылар.
Килешү кысаларында «күзәтү тәгәрмәче» төзү планлаштырыла.
Аттракционның биеклеге 42 метр булыр, дип көтелә. Мондый биеклектән Алабуга һәм аның матур тирә-ягына күренешләр ачылачак. Җылыту һәм кондиционер системасы булган кабиналар аттракционга ел әйләнәсендә, сезон һәм һава торышына бәйсез рәвештә, эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
Проект күңел ачу объектларының сыйфатына һәм куркынычсызлыгына карата барлык таләпләрне үтәп гамәлгә ашырылачак. «Күзәтү тәгәрмәче» Алабугада туристлар җәлеп итү эшендә дә мөһим адым булачак.
Килешүне имзалану турында үзенең Telegram‑каналында Рөстәм Нуриев хәбәр итте. Ул проектның шәһәр мохите өчен мөһимлеген ассызыклады.