Татарстан Росреестры экспертлары гражданнарның күчемсез милек белән бәйле сорауларына җавап бирүләрен дәвам итәләр. Бүген белешәбез, никахка кадәр ипотекага алынган фатир теркәлгәннән соң уртак милек була аламы?
Күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Светлана Потапова җавап бирә:
- Якын арада кияүгә чыгарга уйлыйм. Минем социаль ипотека. Булачак ирнең- коммерцияле ипотекасы. Әлегә һәркем үз түләүләрен үзе кертә. Никахны теркәгәннән соң, безнең фатирлар уртак мөлкәт булып саналачакмы?
- РФ Гаилә кодексының 34 нче маддәсе нигезендә, ир белән хатынның никах вакытында туплаган мөлкәте аларның уртак милке булып тора. Уртак милек хокукы милекнең кем исеменә рәсмиләштерелүенә һәм ир белән хатынның кайсысы акчаларны кертүенә бәйсез рәвештә барлыкка килә.
РФ Гаилә кодексының 36 маддәсе уртак тупланган милек исемлеген билгели. Ир белән хатынның никахка кадәр һәркайсының булган мөлкәте, шулай ук өйләнешкәннән соң бүләккә алынган мөлкәте мирас алу тәртибендә яисә башка түләүсез алыш-бирешләр буенча (ир белән хатынның һәркайсының мөлкәте) аның милке булып тора.
РФ Югары Судының Граждан эшләре буенча Суд коллегиясенең 18.03.2025 елгы 16-КГ24-32-К4 номерлы билгеләмәсе нигезендә никахлашу чорында ир белән хатынның берсенең никахлашуга кадәр төзелгән күчемсез милекне сату-алу шартнамәсеннән барлыкка килгән йөкләмә буенча шәхси бурычын түләп бетерү очрагы Россия Федерациясе Гаилә кодексының 34 статьясы нигезләмәләре нигезендә әлеге объектны уртак гомуми милек дип тану өчен нигез булып тормый, ир белән хатынның никахлашуга кадәр туган шәхси йөкләмәләрен үтәве, ир белән хатынның уртак керемнәре исәбенә икенче ир яисә хатынның, мондый чыгымнарны тотуның дәлилләнгәнлеген исәпкә алып, тотылган акчаларның яртысын кайтаруны таләп итү хокукын тудыра.
Шулай ук билгеләп үтәбез, сез никах килешүе төзергә хокуклы. Никах шартнамәсе никахта һәм (яисә) никахны өзгән очракта ир белән хатынның мөлкәти хокукларын һәм бурычларын билгели. Анда ир белән хатын барлык мөлкәткә, аның аерым төрләренә яисә ир яисә хатынның һәркайсының мөлкәтенә уртак, өлешле яисә аерым милек режимын билгеләргә мөмкин. Никах килешүен никах алдыннан да, никах вакытында да төзергә мөмкин, әмма аны өзгәннән соң – ярамый. Никах килешүен раслау өчен нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк.