ТАТАРСТАН ПОЧТА БҮЛЕКЧӘЛӘРЕНДӘ ЯҢА ЕЛ ПОЧТАСЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Яңа ел якынлаша, димәк, Кыш бабайга хат язарга вакыт. Моның өчен Россия Почтасы бүлекчәләрдә махсус почта тартмалары урнаштырган инде. Декабрь буе алар тылсымчыга хат кабул итәләр.

Хатларны бабайга аның үзгәрешсез адресына җибәрергә кирәк: 162390, Кыш Бабай йорты, Бөек Устюг, Вологда өлкәсе. Яшь алабугалыларга ярдәм кирәк булса, почта хезмәткәрләре хатны ничек дөрес язарга: адрес юлларын тутырырга, марка ябыштырырга өйрәтер. Әгәр җавап аласы килә икән, үзеңнең тулы кире адресыңны һәм индексыңны күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International