ИНВАЛИДЛАР ДЕКАДАСЫ ТУРЫНДА

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

1-10 декабрь көннәрендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы уза. Алабугада 5231 инвалид яши. Быел алар цчен 146 чара һәм дәрес оештырыла. Бу хакта Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон сөйләде.

Инвалидлар өчен Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга җирле оешмасы, инвалидларның иҗтимагый оешмасы, «ЗАКАЛ» регионара инвалидлар оешмасы  һәм «Мәрхәмәтлек планетасы» эшли.

Алабугада «Уңайлы мохит» муниципаль программасы гамәлгә ашырылган, бу максатларга 1 млн.21 мең сум бүлеп бирелгән. Быел торак сатып алу өчен 2 700 000 сумлык сертификатны 2 төркем инвалид алган. Чираттан тыш торак алу исемлегеннән 28,3 кв. м мәйданлы торак белән инвалид бала тәэмин ителгән. Алабуга районында хезмәт яшендәге 1121 инвалидның 393е хезмәт эшчәнлеген алып бара. Шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 35махсус хәрби операциясе  ветераны яши. 11 ай эчендә 1453 инвалид диспансеризация узган, 683 кеше стационарда дәваланган.

Инвалидлар декадасы кысаларында:

- көн саен 15.00 сәгатьтә киносеансларга бушлай керергә була ( Иллюзион кинотеатры)

- инвалидлыкның барлык төркемнәре өчен спорт объектларына бушлай керергә мөмкин

- Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының 17 музей-күргәзмә объектына бушлай керү онштырыла.

Шулай ук 10 декабрьгә кадәр чәчтарашханәләргә, мунча комплексларына һәм теш дәвалау поликлиникаларында ташламалар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International