ЕЛ БАШЫННАН ТР БУЕНЧА РОССИЯ СОЦИАЛЬ ФОНДЫ 4 МЕҢ КЕШЕГӘ АНА КАПИТАЛЫННАН КАЛГАН АКЧАЛАРНЫ ТАПШЫРГАН

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге 10 мең сум күләмендәге әлеге түләүләрне дәвам итә. 2025 елда гаиләләргә түләнгән гомүми сумма 18 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Сертификат хуҗаларына «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза бирү яки Россия Социаль фондының ТР буенча төбәк клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итү дә җитә. Гариза 12 эш көне карала, шуннан соң акча киләсе 5 көн эчендә күчерелә.

Гариза биргәндә исәп реквизитларын игътибарлы итеп тутырырга кирәк. Исәп сертификат хуҗасыныкы булырга тиеш, ә тормыш иптәше яки туганыныкы түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International