КФУНЫҢ АЛАБУГА ИНСТИТУТЫНДА ТАБИБ БЕЛӘН ОЧРАШУ УЗДЫ

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Студентлар алдында Алабуга үзәк район хастаханәсе табиб-инфекционисты Ләйсән Киселева чыгыш ясады. Үзенең лекциясендә ул ВИЧ-инфекция белән бәйле төп мифларны җентекләп тикшерде һәм алар буенча төгәл, фәнни нигезләнгән җаваплар бирде. Белгеч профилактика һәм дәвалауның заманча методларының мөһимлеген, шулай ук ВИЧ белән яшәүче кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт кирәклеген ассызыклады.

Чара интерактив рәвештә узды. Мәгълүмати өлештән соң студентлар өчен зур булмаган уен үткәрелде. Бу тәҗрибә катнашучыларга диагноз белән очрашкан кешеләрнең кичерешләрен эмоциональ дәрәҗәдә аңларга һәм алрга ярдәмнең мөһимлеген аңларга мөмкинлек бирде.

Мондый очрашулар яшьләрдә үз сәламәтлекләренә җаваплы караш һәм грамоталы, хорафатсыз дөнья картинасы булдыруда төп роль уйный. Тәҗрибәле табиб белән турыдан-туры әңгәмә куркуларны һәм ялгышларны искәртергә, аларны профилактиканың иң нәтиҗәле чарасы булган ышанычлы белемнәр белән алыштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International