
Ел саен 30 ноябрьдә күп кенә илләрдә, шул исәптән Россиядә дә, Бөтендөнья йорт хайваннары көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм хайваннарны яклаучылар тарафыннан тәкъдим ителгән һәм беренче тапкыр 1931 елда Италиядә табигатьне саклау тарафдарларының Халыкара конгрессында тәкъдим ителгән.
Йорт хайваннары күптән инде шактый гаиләләр өчен семьяның тулы канлы әгъзалары. Соңгы дистә еллардагы фәнни тикшеренүләр йорт хайваннарының кешенең эмоциональ һәм психологик халәтенә уңай йогынтысын исбатлый. Бәйрәм уңаеннан Балалар экология-биология үзәгендә укучылар өчен «Йорт хайваннары: диалог һәм тәрибә» исемле танып-белү турниры узды.