


















Бүген Алабугада "Йолдызлык" үзәк мәдәният сараенда "Игелекле эшләр марафоны" узды. Анда Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Ул тренажер һәм тернәкләндерү өчен кирәкле җиһазлар, шулай ук инвалидка бүлмә ачкычы бирде. Шулай ук төп трибунадан район башлыгы Махсус хәрби операция ветераны, "Абилимпикс" илкүләм чемпионаты җиңүчесе Сергей Никишинга Рәхмәт хатын тапшырды.
"Игелек марафоны" кысаларында инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүче 18 гаиләгә һәм учреждениегә 2,3 млн сумлык ярдәм күрсәтелде.
"Барлык хәйриячеләргә битараф булмаганнары һәм ярдәм иткәннәре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм", - дип билгеләп үтте үзенең ТГ-каналында башлык. Чарада шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты, алар мөмкинлекләре чикләнгән балаларга адреслы ярдәм күрсәттеләр.
Тантаналы чарада җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та катнашты. Биредә шәһәрнең иҗат коллективлары һәм мөмкинлекләре чикләнгән талантлы алабугалылар чыгыш ясады.
Чара кысаларында шулай ук бүләкләр тапшыру һәм сәламәтлеге ягыннакн мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия ярдәме җыю оештырылды.