
5 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара волонтерлар көне алдыннан хәрби хәрәкәтләр ветераннары, "Разведка" үсмерләр клубы һәм "Яшь десантник" оешмасы тәрбияләнүчеләре бу көнне игелекле эш белән билгеләп үтәргә булдылар. Ял көннәрендә безнең команда Криуша ярына төште. Биредә шәһәр халкы җәй буе сулык янында ял итте, үзләре артыннан шактый чүп калдырды. Без гүзәл табигатьне күп санлы буш сыра шешәләреннән, пакетлардан һәм тәмәке төргәкләреннән чистарттык.
Ярны җыештырганнан соң "Разведка" клубы инструкторлары егетләр өчен тактик-махсус тренировка уздырды.