Тикшерелгән кушымталарны гына йөкләп алыгыз.
Җинаятьчеләр зарарлы программаларны уеннар һәм файдалы кушымталар рәвешендә тараталар. Кушымталарны рәсми кибетләрдән генә йөкләгез: монда катгый модерация, рейтинг, йөкләүләр саны буенча статистика һәм кулланучылар бәяләмәләре бар.
Әгәр санкцияләргә эләккән банкларның кушымталарын урнаштырырга кирәк булса, аларны оешмаларның рәсми сайтларыннан күчереп алыгыз.
Шикле сылтамалар буенча күчмәгез
Телефонны вирус йоктыру өчен, җинаятьчеләр еш кына отыш, отышлы акция турында мәгълүмат белән хатлар һәм хәбәрләр җибәрә. Мондый хәбәрдән смартфонга сылтама буенча күчкәндә зарарлы программа йөкләнергә мөмкин. Әгәр очраклы рәвештә күчеп, файл йөкләнгән икән, аны һич кенә дә ачмагыз һәм бетерегез
Антивирусны смартфонга куегыз
Антивируслар зарарлы программаны таба алачак, әгәр ул инде җайланмада булса. Саклау системалары зарарланган сайтлар къчергщ комачаулый, смс һәм мессенджерларда килгән сылтамаларны тикшерә, смартфонда куркынычсыз булмаган көйләүләрне ачыклый. Антивирусны вакыт-вакыт яңартырга онытмагыз.
Кушымталарга артык рөхсәт бирмәгез
Кушымталарга, мәсәлән, эш планы яки камерага, җайланмадагы файлларга, шалтыратулар ясауга, смс җибәрүгә рөхсәт бирмәгез. Әгәр дә кушымта мондый рөхсәтләрне ала икән, ул бу функцияләрдән Сездщн яшерен файдалана алачаклар. Кушымталарның рөхсәтен телефонның гомуми көйләүләрендә тикшерергә мөмкин
Системаны даими яңартыгыз
Киберҗинаятьчеләр программа тәэминатында һәм кушымталарда кимчелекләр эзли, шуңа күрә программаларны эшләүчеләр даими рәвештә яңартулар чыгара, хаталарны һәм кичелекләрн төзәтә. Билгеләнгән кушымталарда операция системаның автоматик яңартуларын кертегез. Әгәр яңартулар урнаштырылмаса, җайланма яңа киберкуркынычлардан начаррак сакланачак.
Мөмкин булса, бушлай вайфайдан баш тартыгыз
Җәмгыяви челтәрләр җитәрлек дәрәҗәдә якланмаган булырга мөмкин. Җинаятьчеләр сезнең җайланмадан килгән трафикны ваталар һәм тотып алалар. Алар кулында яшерен мәгълүматлар, шул исәптән төрле аккаунтлардан логиннар һәм парольләр булачак. Моннан тыш, мошенниклар үзләре керү нокталарын урнаштырырга һәм аларны паркларда, кафеларда һәм сәүдә үзәкләрендә бушлай вайфай буларак бирергә мөмкин.