
4 декабрь көнне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә 3 нче номерлы Балалар китапханәсе – филиалында тематик чара узды. Монда китапханәчеләр катнашучылар белән бергә «коррупция», «ришвәт», «җинаять җаваплылыгы» кебек терминнар турында сөйләштеләр.
Балаларга әлеге сүзләрнең мәгънәсе аңлашылсын өчен, аларга «коррупция нәрсәгә китерә» дип аталган социаль ролик күрсәтелде.
Чара барышында укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм биремнәрне үтәделәр: «Мәкальне төгәллә» һәм «Коррупциягә кагылышлы сүзләрне тап».