




"Барс" яшьләр үзәгендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган мөһим чара узды. Без ВИЧ/СПИД профилактикасы турында танып белү әңгәмәсеннән башладык – мөһим нәрсәләр турында сөйләштек һәм сорауларга җавап бирдек. Аннары интеллектуаль викторина узды, анда балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр!
Алдагы этап агит-плакатлар ясау булды! Чара ахырында барысы да кызыл тасмалар алды – безнең теләктәшлек һәм ярдәм символы.
Сез- зур афәрин! Катнашуыгыз һәм энергиягез өчен рәхмәт!