
Алабуга үзәк район хастаханәсендә йөрәк авыруларын диагностикалауның яңа югары технологияле методикасын – стресс-эхокардиография (Стресс-ЭхоКГ) кертергә планлаштыралар. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән квалификацияле белгеч – функциональ диагностика табибы Лилия Шакирҗанова, белгечләрне яңа методикага өйрәтеп, безнең пациентларга берничә тикшеренү үткәрде.
Стресс – ЭХОКГ- ул йөрәкнең физик йөкләнешкә кадәр һәм аннан соң үткәрелә торган заманча утратавыш тикшерүе. Ул йөрәкнең ишемик авыруын иртә стадияләрдә югары төгәллек белән ачыкларга, шулай ук үткәрелгән дәвалау яки шунт кую кебек операция нәтиҗәләрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Бу төгәл диагностика һәм дәвалауның нәтиҗәлелеген контрольдә тоту өчен кыйммәтле корал.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев исеменнән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендәге коллегаларыбызга әлеге мөһим методиканы безнең клиника эшенә кертүдә бәһасез тәҗрибәләре һәм нәтиҗәле ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
БСМП баш табибы Марат Мөхәммәдиевка хезмәттәшлеккә ярдәм иткәне өчен һәм, әлбәттә инде, функциональ диагностика табибы Лилия Александровна Шакирҗановага һөнәни осталыгы һәм шәхсән катнашуы өчен аерым рәхмәт.