28 декабрьгә кадәр Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Ул сәг. 9:00 дән 15:00 гә кадәр барачак. Сәүдә мәйданчыгы "Мираж" сәүдә үзәге каршындагы территориядә эшли.
Биредә ит, яшелчәләр-авыл каймагы, сөт, казылык продукциясе, сыр, май, йомырка-бал һәм башка азык-төлек, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен продукция сатып алырга мөмкин булачак.