АЛАБУГАДА ТР КЕЧЕ ШӘҺӘРЛӘРЕНЕҢ #ЕЛАБУГА БИЗНЕС-ФОРУМЫ АЧЫЛДЫ

2025 елның 5 декабре, җомга

Алабугада ТР кече шәһәрләренең #Елабуга бизнес-форумы ачылды. Форум эшмәкәрләрне, хакимият вәкилләрен, икътисад, мәдәният, туризм, HR һәм инновацияләр өлкәсендәге экспертларны һәм тәҗрибәле спикерларны, шулай ук яшьләрне һәм Алабуга районы җәмгыятен берләштерде.

Форумның максаты – Алабуга районы һәм ТР Кама аръягы эшкуарларын һәм эшкуарлар советын берләштерү, бизнес һәм бизнес (B2B), бизнес һәм хакимият (B2G) арасында элемтәләрне ныгыту һәм Алабуга районына инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук кече һәм урта бизнесның яңа бизнес-проектларын эшләтеп җибәрү.

Форумда район башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР Кече һәм урта кәсәбәчелек ассоцияциясе президенты Ильяс Нуриев, Алабуга дәүләт тарих – архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры Леонид Барышев һәм «Пенитрон» дәүләт корпорациясе директоры Игорь Черноголов катнашты.

ТР кече шәһәрләренең #Елабуга бизнес-форумы аша Алабуга һәм Алабуга районының икътисади, туристлык һәм бизнес өлкәләрендә мөмкинлекләрне күрсәттеләр, бизнес булдыру һәм үстерү өчен кызыклы проектлар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International