





Алабуганың "Иллюзион" кинотеатры республиканың 52 муниципаль кинозалы һәм күчмә кино корылмалары арасында халыкны колачлау буенча да, тулаем җыем күләме буенча да 4 нче урында тора. Быел кинотеатрга 17 меңгә якын кеше килгән. Ел дәвамында биредә бик күп мәдәни һәм иҗтимагый чаралар уздырылган. "Сугышчан тыл "төбәкара хәйрия марафоны узды," Күк гөмбәзе астында урам киносы "проекты гамәлгә ашырылды.
"Татаркино" белән хезмәттәшлек кысаларында кинотеатр хезмәткәрләре киноиндустрия эшлеклеләре белән иҗади очрашулар оештыра.
Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган "Җиңү киносы" киноакциясе кысаларында тематик киносеансларга 1200 дән артык кеше килде. Шулай ук наркотикларга каршы, дини һәм милли‑мәдәни юнәлештәге очрашулар уза.