АЛАБУГАДА ЧАҢГЫ СЕЗОНЫН ЯПТЫЛАР

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Сезонның финал узышы Алабуга чаңгычылары арасында күркәм традициягә әверелде. Бу ярышны “Эссен Продакшн АГ” АҖ компаниясе оештырды.

Биредә тантаналы линейкалар, җиңүчеләр өчен пьедесталлар юк - чөнки ярышлар рәсми рәвештә үткәрелми. Балалар һәм өлкәннәр нәтиҗә күрсәтергә түгел, ә тизлек һәм хәрәкәт белән ләззәтләнергә омтыла. “Безгә, чаңгычыларга, бу дуслар белән очрашу һәм уңышлар турында фикер алышу, тәэсирләр белән алмашу өчен тагын бер мөмкинлек. Берничә көннән без барлык хокукларны язга бирәчәкбез”, - дип билгеләде “ Эссен” компаниясе генераль директоры Леонид Барышев.

Ул чаңгыда трасса буйлап ярышта иң яшь катнашучы 6 яшьлек улы Рональд белән бергә узды. Сезонны ябуда барлыгы 100 гә якын кеше катнашты, иң өлкән чаңгычылар Валентина Белавина (73 яшь) һәм Тамара Косинцева (72 яшь) булды.

Ярышларда катнашучыларның барысы да “Эссен” компаниясеннән татлы бүләкләр алды. Моннан тыш, Леонид Барышев һәр кыш чаңгы юлларын әзерләүчеләргә Алабуга районы Башлыгының Рәхмәт хатларын һәм үз исеменнән премияләр тапшырды. Бу Евгений Косинцев, Кирилл Печников, Сергей Трущин, Андрей Чернов, Алексей Морковкин. “Олимп” спорт мәктәбенә чаңгы инвентаре сатып алуга сертификат тапшырылды.

Чыганак: "Яңа Кама" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International