
5 декабрьдә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә зөбәрҗәт гаилә тормышы юбилярларын котлау тантанасы узды. Фердинанд Азһәр улы һәм Фәридә Нигъмәтҗан кызы 55 ел бергә таңны каршылыйлар, кояш баеганны озаталар, шатлыкларын уртаклашалар. Ир белән хатын тормышта зур уңышларга ирешкәннәр, үз эшләрендә югары казанышларга ирешеп, лаеклы рәвештә хезмәт ветераннары исемен алганнар. Әмма Галиевлар иң элек гаиләләрен, уңышлы һәм лаеклы балаларын, яраткан оныкларын һәм оныкчыкларын үзләренең төп казанышы дип саныйлар.
Юбилярларга озын гомер, тормышларында, тату гаиләләрендә иң уңай һәм якты мизгелләр телибез.